Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар каһарманнары. Сәхипгәрәй Еникеев

Сәхипгәрәй Мөхәммәтгәрәй улы 1856 елның 15 августында Уфа губернасының (хәзерге Башкортстан Республикасының Благовар районы) Каргалы авылында туа. Чыгышы белән ул Уфа губернасының нәселле дворяннарыннан. Атаклы Еникиләр – морзалар нәселеннән.

Уку дәвере һәм Урта Азияне яулап алуда катнашуы

1880–1881 елларда Сәхипгәрәй Ахалтекин экспедициясендә һәм Геок-Тепе (хәзерге Төрекмәнстан) ныгытмасын штурмлауда катнаша. 1873 елда Ырынбур хәрби прогимназиясе курсын, 1874 елда шул ук прогимназиянең тәрҗемәчеләр бүлеген тәмамлый. 2 нче Ырынбур (соңрак 13 нче Төркестан линия батальонына) хәрби хезмәткә керә. 1877 елда Оренбург Юнкер училищесын тәмамлый, беренче офицер чинына күтәрелә һәм 2 нче Төркестан укчы батальонына билгеләнә. 1879 елның 18 апреленнән подпоручик. Төрекмәннәргә каршы көрәштә күрсәткән батырлыклары өчен кылычлы һәм бантлы 3 нче дәрәҗә «Изге Станислав» һәм 4 нче дәрәҗә «Изге Владимир» орденнары белән бүләкләнә һәм 1882 елда поручик дәрәҗәсенә күтәрелә.

Урта Азиядә хәрби хезмәт

Сугыштан соң Төркестанда өйрәнү командасы белән җитәкчелек итә, батальон адъютанты була, суд өлеше буенча эшләр белән җитәкчелек итә. 1887 елның 26 мартыннан штабс-капитан. 1890 елның 25 декабрендә 3 нче дәрәҗә «Изге Анна» ордены белән бүләкләнә. 1894 елдан Фирганә өлкәсенең участок приставы, 1897 елдан Әссәк участок приставы, ягъни полиция вазифаларын башкарган. 1897 елның 6 декабреннән император армиясе капитаны. 1898 елда запаска чыгарыла. 1900 елда Фирганә өлкәсе хәрби губернаторы каршында тәрҗемәче вазифасына алына. Хезмәттәге уңышлары өчен 1902 елда подполковник, 1907 елда полковник дәрәҗәсенә күтәрелә. 1912 елның 12 июненнән генерал-майор дәрәҗәсен алып отставкага китә.

 

Беренче бөтендөнья сугышында

Беренче бөтендөнья сугышы башланганнан соң, яңадан хезмәткә алына. 1915 елда Ташкент каравыл дружинасы, аннары Ташкент дәүләт ополчениесенең дружинасы командиры була. 1916 елда Төркестан хәрби округы гаскәрләре командующие карамагында эшли. 1917 елның 27 августында Төркестан хәрби округы штабына командировкалана.

 

1917 елда Ташкентта «хатын-кызлар бунты» башлангач, Сәхипгәрәй Еникеевка бунтны үзенең хәрби командасы көче белән бастырырга боерык бирелә. Бу приказны ишеткәч, ул болай дип җавап кайтара: «Солдатларым исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән хатыннарыбызга, балаларыбызга атмаячакбыз дип әйтсәм, ялгышмам дип уйлыйм». Солдатлар аның карарын хуплыйлар, приказны үтәмәгәне өчен 24 сәгать эчендә Еникеев үз командасы белән Тирмез шәһәренә сөрелә. 1917 елның октябреннән соң Еникеев һәм аның солдатлары Ташкентка әйләнеп кайталар. Ул вакытка шәһәрдә тәртипсезлекләр куера бара, хәрбиләрне, офицерларны, генералларны судсыз һәм тикшерүсез ату очраклары була. Сәхипгәрәй Еникеев командасы солдатлары бу көннәрдә генералны, гомерен саклап калу өчен, крепостька яшерәләр. Ул крепостьтан өч атнадан соң солдат депутатларыннан мандат алгач кына чыгарыла. Олы яшькә җиткән кеше буларак, 1918 елның 25 мартында хәрби хезмәттән бөтенләй азат ителә.

 

Совет чорында тормышы һәм гаиләсе

Совет чорында җирле көнчыгыш факультетында укыта, нотариаль конторада эшли. 1927 елда пенсиягә чыга, 1929 елның 11 июлендә 73 яшендә вафат була.

Офицер чагында Сәхипгәрәй Еникеев Коканд ханлыгының Санкт-Петербургтагы илчесе Хәким Өмидов һәм аның татар хатыныннан туган Сәгадәт Өмидова дигән кызга өйләнә. Сәгадәт ханым үзбәк һәм татар мәгърифәтчесе, педагог, XX гасыр башында Ташкентта хатын-кызлар мәгарифен һәм мәдәни тормышны оештыручыларның берсе булып тарихка кереп кала. Гаиләдә өч бала була: кызлары Мәрьям, уллары Миңнегәрәй һәм Әдһәм.

Мәрьям хатын-кызлар халык мәгарифе институтында, Урта Азия дәүләт университетында укытучы булып эшли. 1926 елда ул Бакуга китә, анда психотехника институтын тәмамлый, 1929–1930 елларда Таҗикстанда фәнни эш белән шөгыльләнә. 1937 елда Япониядән кайткач кулга алына һәм ун елга язышу хокукыннан мәхрүм ителеп сөргенгә җибәрелә, шунда һәлак була.

Генералның улы Миңнегәрәй офицер була, 1921 елда Франциягә делегация составына тәрҗемәче итеп кертелә. Командировка тәмамлангач, аның үтенече буенча, укуын тәмамлау өчен, шунда калырга рөхсәт итәләр, ул авыл хуҗалыгы уку йортына укырга керә. Миңнегәрәй фәндә зур уңышларга ирешә, диссертация яклый. Берникадәр вакыт ул белгечлеге буенча Африкада эшли. Миңнегәрәй Сәхипгәрәй улы Еникеев 1964 елда Франциядә вафат була.

Хәлим АБДУЛЛИН, тарих фәннәре кандидаты

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ