Тукай районы мәгариф идарәсендә җитәкче алышынды
Тукай районы мәгариф идарәсенә яңа җитәкче биргеләнде. Алга таба әлеге идарәне Айгөл Мөхәммәтҗанова җитәкләячәк. Бу хакта «Якты юл» газетасы хәбәр итә. Фото: kpfu.ruАйгөл Мөхәммәтҗанова белеме буенча...
Тукай районы мәгариф идарәсенә яңа җитәкче биргеләнде. Алга таба әлеге идарәне Айгөл Мөхәммәтҗанова җитәкләячәк. Бу хакта «Якты юл» газетасы хәбәр итә.
Фото: kpfu.ru
Айгөл Мөхәммәтҗанова белеме буенча татар теле һәм әдәбияты, рус теле һәм әдәбияты укытучысы. Актаныш телевидениесендә диктор-корреспондент, Алабуга дәүләт педагогия университетында татар әдәбияты кафедрасы ассистенты, декан урынбасары, кафедра доценты булып эшләгән.
Тукай районы мәгариф идарәсе башлыгы вазифасына килгәнче Казан федераль университетының Алабуга институтында кафедра доценты ,булган.

Комментарийлар