Тугызынчы сыйныфны тәмамлаучыларның күбесе көллиятләрне сайлый
Татарстанда 84 меңнән артык студент укый торган 100 урта һөнәри белем бирү учреждениесе эшли.
Татарстанда 9 нчы сыйныфны тәмамлаучыларның 58 % тан артыгы алга таба уку өчен көллият һәм техникумнарны сайлый.
ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов хәбәр итүенчә, республикада урта һөнәри белем бирүнең 100 учреждениесе эшли, аларда 84 меңнән артык студент белем ала.
2024 елда әлеге уку йортларының инфраструктурасын ремонтлауга 906,4 миллион сум акча бүлеп бирелгән, шул исәптән 500 миллион сум биналарны капиталь ремонтлауга һәм 406,4 миллион сум тулай торакларны яңартуга тотылган.
Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты
Комментарийлар