«Туган тел» – ел сүзе дип танылды
«Миллиард.Татар» редакциясе «Ел сүзе» темасына багышланган тавыш бирү уздырды. Анда катнашучылар фикеренчә, ел сүзе булып «туган тел» атамасы танылды — (469 тавыш).
Икенче урында «бала» сүзе урнашты (205 тавыш), ә өченче урынны «татар мәктәбе» һәм «ифтар» бүлеште — алар өчен 99 һәм 96 кеше тавыш биргән.
Шулай ук төбәк массакүләм мәгълүмат чараларында иң еш телгә алынган татар сүзләре һәм сүзтезмәләреннән торган шорт-лист та төзелде. Аңа «бала», «хезмәт хакы», «туган тел», «Камал театры», «лекторий», «Каюм Насыри», «ифтар», «Идегәй», «татар мәктәбе», «ислам дөньясы» кебек төшенчәләр керде.





Комментарийлар