Логотип Магариф уку
Цитата:

«Туган Батыр» анимацион альманахы «Алтын мөнбәр» кинофестивалендә бүләккә ия булды

«Туган Батыр» анимацион альманахы «Алтын мөнбәр» XXI халыкара Казан мөселман кинофестиваленең «Балалар өчен иң яхшы милли фильм» номинациясендә югары бүләккә лаек булды. Режиссеры - Наталья Нилова.

Альманах дүрт новелладан тора. Әлеге новеллаларның һәрберсе – төгәлләнгән тарих. Фильм мәкерле явызларга каршы көрәшүче һәм туган авылын яклаучы яшь герой Туган турында сөйли. Ул юлында төрки фольклорның мифик җан ияләрен очрата. Аларның күбесе Туганның тугры дусларына әйләнә. Картина тамашачыны чынбарлык белән әкият бергә үрелеп барган дөньяга чумдыра. Фильмда күтәрелгән дуслык, батырлык һәм якыннарга карата ярату темалары төрле яшьтәге тамашачылар өчен якын.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Яңалыклар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ