Түбән Камада химия укытучылары форумы узды
Түбән Камада ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан Сибур белән берлектә үткәрелгән «Заманча белем бирү чынбарлыгы шартларында химик белем: стратегияләр, өстенлекләр һәм бурычлар» педагогик форумы узды.
Форумга республиканың әйдәп баручы белгечләре — химия укытучылары, мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре һәм министрлык вәкилләре җыелды.
Чара бер үк вакытта өч белем бирү мәйданчыгында: НХТИ, Бакый Уманче исемендәге №2 гимназия һәм «Адымнар – Түбән Кама»полилингваль гимназиясендә узды.
Форум йомгаклары буенча педагогларны ТР мәгариф системасында намуслы хезмәтләре өчен бүләкләү тантанасы узды. Аларга мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары, шулай ук форумны оештыручылардан кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты
Комментарийлар