Түбән Камада химия укытучылары форумы узачак
12 август көнне Түбән Кама химия-технология институты базасында химия укытучыларының «Заманча белем бирү чынбарлыгы шартларында химик белем: стратегияләр, өстенлекләр һәм бурычлар» форумы була.
Форум оештыручылары – Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан (Идел буе) федераль университеты, Казан милли тикшеренү технология университеты, «Түбән Кама Нефтехим» АҖ, «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ һәм башкалар.
Форум эшендә «Химия и жизнь» журналының баш мөхәррире Любовь Стрельникова һәм химия укытучылары Гомумроссия иҗтимагый оешмасы рәисе, «Химия в школе» журналының баш мөхәррире Людмила Левина катнашачак.
Форумда ТР гомуми белем бирү оешмаларының химия укытучылары, галимнәр һәм укытучылар, өстәмә белем бирү оешмалары җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, муниципаль мәгариф идарәсе органнары җитәкчеләре, ТР химия һәм нефть химиясе кластеры компанияләре вәкилләре катнашачак.
Фото: freepik.com
Комментарийлар