ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Уфада чыгыш ясаячак
2 апрель көнне Уфаның шәһәр мәдәният сараенда ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле «Хәзинә»сен тәкъдим итәчәк. Кичәдә тамашачылар татар мәдәниятенең шедеврларын үз эченә җыйган шаян җырлар һәм биюләрен карап ләззәт алачак.
«Бу Башкортстанның гүзәл башкаласына беренче баруыбыз гына түгел. Монысында күршеләребезне нәрсә белән сөендерә алуыбыз турында озак уйландык. Аларга көлке һәм шатлык бүләк итәргә булдык. Әлбәттә, алтын коллекциябездәге җырлар һәм биюләрдән башка булмаячак. Тамашачыны бай татар мәдәнияте белән таныштыру — безнең төп миссиябез», – дип сөйләде ансамбльнең сәнгать җитәкчесе, РФ атказанган, Татарстанның халык артисты Айрат Хәмитов.
Концертның беренче бүлегендә кунаклар «Аулак өй» вокаль-хореографик композициясен күрәчәк. Ул күңел ачу, шатлык, ваемсызлык рухы һәм яшь йөрәкләрнең яшәеше белән сугарылган.
Икенче бүлектә фольклор тамырлары булган зур тарихлы номерлар яңгыраячак. Концерт кунаклары «Зөбәрҗәт» җырын, озын «Сибелә чәчәк»не, җиңел «Картуф» һәм виртуоз «Күн авылы»н тыңлаячак. Ә «Девичник», «Казан кызлары биюе», «Гармун-гармун», «Егетләр» куелышлары тамашачыны милли хореография үзенчәлекләре белән таныштырачак, дип хәбәр итә — Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле матбугат хезмәте.\
Фото: Ансамбль матбугат хезмәте
Комментарийлар