Логотип Магариф уку
Цитата:

“Тоталь диктант” халыкара акциясенә теркәлү ачылды

50дән артык мәйданчык теләге булган һәркем өчен ачык булачак.

5 апрельдә узачак “Тоталь диктант” халыкара акциясенә теркәлү ачылды.

Мәгърифәтчелек акциясенә республика буенча 1000нән артык мәйданчыкның берсендә кушылырга мөмкин булачак. Казанда катнашучылар өчен 200дән артык уздыру мәйданчыгы әзерләнгән: китапханәләр, югары уку йортлары, мәдәни үзәкләр, музейлар һәм башка учреждениеләр. 50дән артык мәйданчык теләге булган һәркем өчен ачык булачак. 

Быел диктант текстын Марина Москвина – танылган язучы, сценарист, “Ясная Поляна” премиясе финалисты, Андерсен халыкара Мактаулы дипломы лауреаты, журналист язган.

Казанда “Тоталь диктантны” уздыру өчен төп мәйданчыклар булып А.С. Пушкин исемендәге Мәдәният үзәге, Татарстан Республикасы Милли китапханәсе һәм Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты сайланды. Моннан тыш, “Россия – минем тарихым” паркында һәм “АРТ Үзәктә” дә грамоталылыкны тикшереп булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ