Төп дәүләт имтиханының вакытыннан алда тапшыру этабы башлана
Татарстан Республикасында 22 апрельдән төп гомуми белемнең уку-укыту программалары (ГИА-9) буенча дәүләт йомгаклау аттестациясен уздыруның вакытыннан алдан тапшыру чоры башлана. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.
Катнашу өчен республиканың гомуми белем бирү учреждениеләреннән 4 укучы теркәлгән.
Имтиханнар 10.00 сәгатьтә башлана.
Имтихан озынлыгы: 3 сәгать 55 минут (235 минут)
Математикадан имтихан нәтиҗәләре 30 апрельдән дә соңга калмыйча билгеле булачак.
Төп дәүләт имтиханын вакытыннан алда тапшыру чоры расписаниесе:
22 апрель (сишәмбе) — математика;
25 апрель (җомга) — рус теле;
29 апрель (сишәмбе) - информатика, әдәбият, җәмгыять белеме, химия;
6 май (сишәмбе) — биология, география, чит телләр (инглиз, испан, алман, француз), тарих, физика.
Резерв көннәр
12 май (дүшәмбе) — математика;
13 май (сишәмбе) - информатика, әдәбият, җәмгыять белеме, химия;
14 май (чәршәмбе) - биология, география, чит телләр (инглиз, испан, алман, француз), тарих, физика;
15 май (пәнҗешәмбе) — рус теле;
17 май (шимбә) — барлык уку фәннәре буенча.
Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты
Комментарийлар