Татарстанның яшь гвардиячеләре МХО катнашучылары балаларын трофейлы музей белән таныштырды
«Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе» активистлары Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары өчен гадәти булмаган музей оештырды.
Яңа ел бәйрәме кысаларында «Туган авылым» комплексында алар алгы сызыктан алып кайткан экспонатларны күрсәттеләр, дип яза "Вечерняя Казань" газетасы.
Чара «Батыр» исемле батальон гуманитар ярдәм төркеме һәм «Геройлар таянычы» ресурс үзәге ярдәмендә узды.
Фото: «Геройлар таянычы» ресурс үзәге матбугат хезмәте





Комментарийлар