Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанның биш укытучысы «Беренче укытучы» бөтенроссия бәйгесенең икенче этабына узды

«Беренче укытучы» Бөтенроссия һөнәри бәйгесенең 2026 елгы сайлап алу этабының беренче тур нәтиҗәләре билгеле булды. Оештыру комитеты карары белән икенче турга Россиянең төрле төбәкләреннән 104 башлангыч сыйныф укытучысы узды. Алар арасында Татарстаннан биш педагог та бар.

Икенче тур июнь аенда читтән торып үткәреләчәк. Катнашучыларны ике сынау көтә: «Язмалар марафоны» һәм «Командада эшләү».

«Язмалар марафоны» кысаларында укытучылар «ВКонтакте» социаль челтәрендәге шәхси битләрендә кимендә биш тематик язма урнаштырырга тиеш. Ә «Командада эшләү» сынавында конкурсантлар һөнәри бурычларны төркемдә хәл итү күнекмәләрен күрсәтәчәк. Очрашулар видеоконференция форматында узачак.

Татарстан данын икенче этапта Мөслим районының Зур Чакмак төп мәктәбе укытучысы Инзилә Шакирова, Митрәй башлангыч мәктәбе укытучылары Лилия Әхмәтвәлиева һәм Гөлнара Гыймранова, Казанның 8 нче гимназиясе укытучысы Энҗе Фазлыева, шулай ук Яр Чаллы шәһәренең 7 нче мәктәбе укытучысы Алия Абдрахманова яклаячак.

Сайлап алу этабы нәтиҗәләре 2026 елның июль аенда игълан ителәчәк. Жюри иң күп балл җыйган 30 педагогны финалга чыгарачак. Бәйгенең йомгаклау этабы сентябрьдә Камчаткада узачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ