Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанның 30 мәктәбенә грантлар биреләчәк

Татарстанда яңа республика проекты – «Физхим – алгарыш» старт алды. Аның буенча 60 мәктәпкә грант ярдәме каралган. Бу хакта «Татар-информ»га ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр иткән.

Уку елы ахырында 30 мәктәпкә югары казанышлары өчен берәр млн сум грант биреләчәк. Тагын 30 мәктәп заманча җиһазлар сатып алу өчен икешәр млн сум грант алачак.

20 мәктәптә конкурс нигезендә (чөнки теләүчеләр күп) профильле сыйныфлар ачылачак, дип өстәде министр. Мәгариф оешмалары шулай ук физика һәм химиядән китаплар комплектлары алачак, шул исәптән мәктәп китапханәләрен формалаштыру өчен дә.

Укудагы казанышлар һәм физика, химия буенча чараларда актив катнашканнары өчен мәктәп укучыларын акчалата бүләкләү каралган. Уку елы азагында 200 укучыга 50 шәр мең сум премия биреләчәк.

Фото: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Яңалыклар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ