Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда рус теленнән «Глаголъ» профиль сменасы уза

2025 елның 20 октябреннән 22 октябренә кадәр «Байтик» сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында «Глаголъ» 2025 филология юнәлешендәге профиль сменасы үткәрелә. Сменада 250 кеше көндезге һәм дистанцион форматта катнаша. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Глаголъ» профиль сменасы «Татарстан Республикасының дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасындагы башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы кысаларында оештырыла.

Смена рус теле һәм әдәбиятын сөюче яшьләр өчен мөмкинлекләр ачыла:

  • КФУ мөгаллимнәре, Казан шәһәре әдәби музейлары вәкилләре белән очрашуларда катнашып, Казан лингвистик мәктәбе традицияләре һәм мирасы белән танышу;

  • Бөек Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган Республикакүләм шигырь укучылар бәйгесендә катнашу;

  • остаханәләрдә катнашу.

Мондый сменалар  яшьләр һәм балаларга сәләтләрен үстерергә ярдәм итә торган «Яшьләр һәм балалар» милли проектының мөһим өлеше булып тора.

Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Яңалыклар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ