Татарстанда «Игелекле Татарстан» премиясе булдырылды
Татарстан Республикасында волонтерлыкны үстерүгә керткән өлеш өчен ТР Рәисе премиясе — «Игелекле Татарстан» гамәлгә куелды. Тиешле карарга Рөстәм Миңнеханов кул куйды.
Премия волонтерлык эшчәнлегендә югары нәтиҗәләргә ирешкән затларны һәм оешмаларга ярдәм итү максатыннан булдырылды. 2026 елдан башлап ел саен РФ гражданнарына, чит ил гражданнарына, гражданлыгы булмаган затларга (шул исәптән коллективларга) — 300 мең сум күләмендә ике премия, оешмаларга 500 мең сум күләмендә ике премия тапшырылачак.
Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров белдергәнчә, әлеге премия волонтерларның казанышларын тануның иң югары формасы булачак һәм республикада бу юнәлешне системалы рәвештә үстерүне дәвам итәчәк. Ул федераль дәрәҗәдә билгеләнгән күрсәткечләргә, шул исәптән «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында, волонтерлыкка җәлеп ителгән халык һәм яшьләр санын арттыруга ярдәм итәчәк.
АНО «Татарстан Республикасы волонтерлыгының мәгълүмати-ресурс үзәге» башкарма директоры Айрат Мөбәракшин фикеренчә, бүген волонтерлык — мәгариф, экология, сәламәтлек саклау, мәдәният һәм гадәттән тыш хәлләрдә ярдәм күрсәтү өлкәләрендә конкрет бурычларны хәл итүче көчле социаль ресурс. Премиянең булдырылуы волонтерларның көндәлек хезмәтен тануда мөһим адым булачак.
Фото: Татар-информ





Комментарийлар