Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда яшүсмерләр иминлеге мәсьәләләре буенча онлайн ата-аналар җыелышы узды

9 сентябрьдә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында «Иминлек һәм үсеш: яшүсмерне тәрбияләүнең төп аспектлары» темасына масштаблы республика онлайн ата-аналар җыелышы узды. Анда бөтен республикадан 29 меңнән артык ата-ана катнашты.

Ата-аналар җыелышының модераторы булып Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин чыгыш ясады.

Онлайн-җыелышта экспертлар түбәндәге мөһим темаларны яктырттылар:

 – Тимер юл транспортында куркынычсызлык;
 – Юл-транспорт травматизмын профилактикалау;
 – Яшүсмерләр арасында наркотиклар таралуга каршы тору;
 – Суицидаль тәртипне профилактикалау;
 – Профилактика коралы буларак социаль-психологик тест;
 – Балалар үсеше өчен өстәмә белем алу мөмкинлекләре.

Фото: Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Яңалыклар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ