Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда яңа театраль марафон старт ала

Татарстан Театр әһелләре берлегенең М. Сәлимҗанов исемендәге Актёрлар йортында «Сәхнә чикләр белми» республика театраль марафонына багышланган матбугат конференциясе узды.

Татарстан Республикасы Театр әһелләре берлегенең М. Сәлимҗанов исемендәге Актёрлар йортында «Сәхнә чикләр белми» республика театраль марафонына багышланган матбугат конференциясе узды.

Марафон май аеннан декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Һәр ай саен Татарстан Республикасы театрларының берсе Актёрлар йортында тематик көн үткәрәчәк. Беренче булып марафонны Казан дәүләт яшь тамашачы театры башлап җибәрә.

Театр көне кысаларында түбәндәге чаралар планлаштырыла:
•    спектакльләрдән өзекләр һәм премьера эскизлары;
•    пьесалар уку һәм ачык репетицияләр;
•    әйдәп баручы артистлар һәм режиссёрларның мастер-класслары;
•    иҗади очрашулар;
•    театр запасларыннан костюмнар һәм декорацияләр күргәзмәсе;
•    мәктәп укучылары һәм студентлар өчен һөнәри юнәлеш бирү чаралары.

Марафон бер көн белән генә чикләнми. Сезон дәвамында Актёрлар йортында театраль лабораторияләр, лекцияләр, пьесалар уку һәм тамашачылар белән даими очрашулар узачак. 

Автор фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ