Татарстанда физика һәм химия укытучылары өчен яңа акчалата премияләр гамәлгә кертелде
Татарстанда физика һәм химия фәннәрен укытучы педагоглар өчен яңа акчалата премияләр булдырылды.
Премияләргә дәүләт һәм муниципаль мәктәпләрдә эшләүче физика, химия һәм әлеге юнәлешкә караган башка фәннәр укытучылары дәгъва итә ала.
Өч номинация каралган. «Физика-химия профиле укытучысы» номинациясендә 100 педагогка 345 мең сум күләмендә премия алачак. «Яшь физика-химия профиле укытучысы» номинациясендә 100 җиңүчегә 288 мең сум биреләчәк. Мәктәптә өстәмә эшләүче югары уку йорты укытучылары өчен исә 230 мең сумлык 20 премия каралган.
Тәҗрибәле педагогларның беренче яки югары квалификация категориясе һәм кимендә биш еллык хезмәт стажы булырга тиеш. Шулай ук укучыларның дәүләт имтиханнарында югары нәтиҗәләр күрсәтүе, олимпиадаларда катнашуы һәм ел дәвамында профильле чаралар үткәрүе исәпкә алыначак.
Яшь укытучылар өчен төп шартларның берсе — биш елга кадәр педагогик стаж һәм укучылар өчен профильле чаралар оештыру.
Премиягә дәгъва итүче югары уку йорты укытучылары фәнни дәрәҗәгә һәм биш елдан артык эш тәҗрибәсенә ия булырга тиеш.
Конкурс нәтиҗәләре буенча һәр номинациядә иң күп балл җыйган кандидатлар җиңүче дип танылачак.





Комментарийлар