Татарстанда Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасында җиңүчеләргә 200 мең сум түләнәчәк
Быел Татарстанда Бөтенроссия олимпиада җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү өчен 32 млн сум акча юнәлдереләчәк. Узган ел бюджеттан 28 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән булган. Бу хакта ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Рамил Хәйруллин җиткерде.
– Бөтенроссия укучылар олимпиадасының йомгаклау этабы нәтиҗәләре буенча, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән, җиңүчеләргә 200 әр мең сум, призерларга 100 әр мең сум тапшырылачак, – дип сөйләде ул.
2023/2024 уку елында Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабы нәтиҗәләре буенча республиканың 244 укучысы җиңүче һәм призер булды, дип билгеләп үтте Рамил Хәйруллин.
– Татарстан Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсеннән соң лидерлар өчлегендә, – дип ассызыклады ул.
Быелге уку елының Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасы нәтиҗәләре буенча Татарстан лидерлар бишлегенә кергән. Җиңүчеләр һәм призерлар саны 265 кешегә кадәр арткан.
Фото: freepik.com
Комментарийлар