Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда Бөтенроссия һәм республика олимпиадаларының мәктәп этабы башланды

Татарстанда Бөтенроссия һәм республика олимпиадаларының мәктәп этабы старт алды. Анда республикадан мәктәп укучыларының 90 % тан артыгы катнаша, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.

Бу уку елында укучылар алты фәннән – математика, информатика, физика, химия, биология һәм астрономиядән  олимпиада биремнәрен «Сириус» белем бирү үзәгенең технологик платформасында башкарачак.

Бөтенроссия укучылар олимпиадасы 5–11 нче сыйныф укучылары арасында үткәрелә, ә рус теле, математика һәм инглиз теле буенча – 4 нче сыйныфтан. 

Бөтенроссия укучылар олимпиадасы ел саен ил буйлап 6 миллионнан артык катнашучыны берләштерә. 

Укучыларның республика олимпиадасы дисциплиналарның киң спектрын колачлый. Традицион гомуми фәннәрдән тыш, ул әлеге юнәлешләрне дә үз эченә ала: геология, татар теле һәм әдәбияты, Татарстан һәм татар халкы тарихы, туган телләр (чуваш, удмурт, мари, башкорт, мордва телләре (эрзя, мокша)), шулай ук гарәп һәм төрек телләре, туган теле рус теле булмаган мәктәпләр өчен рус теле һәм әдәбияты кертелгән.

Фото: «Татар-информ»

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ