Татарстанда БДИның төп чоры старт ала
23 май БДИның төп чоры башлана. Бу көнне чыгарылыш сыйныф укучылары тарих, әдәбият һәм химия фәннәреннән имтихан бирәчәк.
Татарстанда онлайн-видеокүзәтү белән 59 имтихан уздыру пункты оештырылган. Имтихан материаллары аудиторияләрдә турыдан-туры бастырылачак һәм сканерланачак.
23 майда имтиханнарга 4356 чыгарылыш сыйныф укучысы теркәлгән, шул исәптән сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән катнашучылар да бар. БДИны тарих буенча – 1 476 укучы, рус әдәбият буенча – 678 укучы, химия буенча 2 202 укучы тапшырачак.
Имтихан 10.00 сәгатьтә башлана.
Имтиханнарның дәвамлылыгы:
Тарих – 3 сәгать 30 минут,
Химия – 3 сәгать 30 минут,
Рус әдәбияты – 3 сәгать 55 минут.
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучылар өчен имтихан дәвамлылыгы 1,5 сәгатькә арта.
Агымдагы елның чыгарылыш сыйныф укучылары БДИ нәтиҗәләрен үз мәктәпләрендә 5 июньдә белә алачак. БДИда катнашучыларның барысы да https://checkege.rustest.ru/ сайтыннан баллары белән таныша ала.
Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты
Комментарийлар