Татарстанда 57,8 меңнән артык бала татар телен туган тел буларак өйрәнә
ТР Министрлар Кабинетының 2024 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре турындагы хисабы буенча, Татарстанда укыту туган татар телендә алып барыла торган һәм аерым фәннәр рус телендә укытыла торган 591 мәктәп эшли. Аларда 82 меңнән артык укучы белем ала, шуларның 57,8 меңнән артыгы татар телен туган тел буларак өйрәнә.
Республикада 1402 гомуми белем бирү оешмасы эшли. 880 мәктәптә укыту рус телендә алып барыла һәм аларда 434,5 меңнән артык бала белем ала. Моннан тыш, Татарстанда этнокультура компоненты булган 124 мәктәп бар. Биредә чуваш, удмурт, мари, мордва телләре (мокша һәм эрзя), шулай ук иврит өйрәнелә.
193,9 меңнән артык бала 1,9 мең мәктәпкәчә белем бирү оешмасына йөри. 711 балалар бакчасында тәрбия һәм укыту татар телендә алып барыла һәм аларга 27,1 мең бала йөри.
653 рус-татар балалар бакчасында 1,4 меңгә якын татар төркеме төзелгән, аларда 24,9 меңләп бала тәрбияләнә. Республика буенча туган (рус телендә булмаган) телдә тәрбия бирү һәм укыту 55,6% тәшкил итә.
Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты
Комментарийлар