Татарстан җыелма командасы Түбән Новгородта «Профессионаллар» чемпионатында җиде алтын медаль яулады
Түбән Новгородта креатив индустрияләр һәм мәгълүмати технологияләр компетенцияләре буенча һөнәри осталык буенча «Профессионаллар» Бөтенроссия чемпионаты финалы тәмамланды.
Татарстан җыелма командасы шәхси зачетта 1 алтын, 6 көмеш һәм 3 бронза медаль яулады. Команда зачетында – 6 алтын, 4 көмеш һәм 3 бронза медаль. Шулай итеп, Татарстан Республикасы җыелма командасы копилкасында суммар:
-7 алтын,
-10 көмеш,
- 6 бронза медаль.
Фото: РФ Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәте
Комментарийлар