Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан укучылары төзелеш турында Сергей Степашинга һәм Ирек Фәйзуллинга сораулар бирә алачак

Россиядә «#Төзүчедәнсора» дип исемләнгән төзелеш турында балалар өчен масштаблы конкурс старт ала.

6 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге укучылар төзелеш дөньясы турында сорауларын бирә алачак. Иң яхшы сорауларга Россия Төзелеш министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе Сергей Степашин һәм Россия Төзелеш министрлыгы башлыгы Ирек Фәйзуллин җавап бирәчәк.

Конкурс «Мин – киләчәк төзүчесе!» проекты кысаларында үткәрелә һәм Россиядә Балачак унъеллыгы чаралары планына керә. Катнашучылар төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык темасына тексттан да, видеодан да торган сораулар тәкъдим итә ала.

Ярышлар өч яшь категориясенә бүленгән: 6–9 яшь, 10–14 яшь һәм 15–17 яшь.
Жюри эшләрне өч номинациядә бәяләячәк: иң оригиналь текстлы сорау, иң яхшы видео-сорау һәм төзелеш тарихы турындагы иң кызыклы сорау.

Җиңүчеләр 2026 елда төзүчеләр көнен бәйрәм итү кысаларында бүләкләү тантанасына чакыру алачак.
Сорауларны кабул итү 2026 елның 16 июленә кадәр дәвам итәчәк. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ