Татарстан мигрантлар саны буенча топ-5 кә керде
Бүген миграция кануннарындагы үзгәрешләргә багышланган матбугат конференциясе узды. Биредә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның ярдәмчесе Рафис Хәбибуллин һәм Татарстан Республикасы буенча миграция мәсьәләләре идарәсе башлыгы Марат Галиев катнашты.
— Татарстан мигрантлар саны буенча топ-5 регионга керә. Хәзерге вакытта республикада 99 мең мигрант яши, аларның 22 меңенең илдә озак вакыт торуга яки биредә яшәүгә рөхсәте бар, — дип билгеләп үтте Марат Галиев.
Спикер сүзләренчә, мигрантларның яртысы илгә хезмәт эшчәнлеген гамәлгә ашыру, ә 18 % ы белем алу максатыннан килә.
Автор фотосы
Комментарийлар