Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан мәктәп укучылары Ташкентта химия буенча Халыкара олимпиадада алтын медальләр яулады

Ташкентта узган химия буенча Әбү Рәйхан Бируни исемендәге халыкара олимпиадада Россия командасы дүрт медаль яулады.

 – Әбү Рәйхан Бируни исемендәге химия буенча Халыкара олимпиадада укучыларыбыз, яңадан югары әзерлек дәрәҗәсен күрсәтеп, үзебезнең мәгариф системасының сыйфатын расладылар. Мондый нәтиҗәләргә балаларның таланты һәм максатчанлыгы, шулай ук остазларының профессиональлеге, тәҗрибәсе һәм фидакярлеге нәтиҗәсендә ирешелде. Бу уңышка өлеш керткәннәрнең барысына да чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Ышанам ки, алда безне яңа җиңүләр, якты ачышлар һәм фәндә әһәмиятле казанышлар көтә, – дип шәрехләде РФ мәгариф министры Сергей Кравцов.

Алтын медальләр яуладылар:

Сәет Нургаянов, 131 нче лицей, Казан шәһәре;
Арсений Сысоев, МДУ СҮНЦ, Мәскәү шәһәре;
Азамат Шәрәфиев, 9 нчы  инглиз телен тирәнтен өйрәнү мәктәбе, Казан шәһәре.

Фото: РФ Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәте

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ