Татарстан ИТ-белгечләре киберспорт буенча ярышты
22 февраль көнне Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта киберспорт буенча «КиберЦифровиада» республика турниры узды. Виртуаль ярышта республиканың ИТ-компанияләрендә эшләүче белгечләр көч сынашты. Парк аренасы бу көнне компьютер уеннарын үз итүче һәвәскәрләр өчен дә ачык иде, теләгән һәркем чарага килеп, үзен сынап карый алды.
Турнирны оештыручылар – республиканың Цифрлаштыру министрлыгы һәм ИТ-парк. Катнашучылар исә команда һәм шәхси дисциплиналар буенча ярыштылар. Җиңүчеләр исемлегендә «ИТ-парк» югары мәгълүматлы технологияләр өлкәсендә технопаркы», Сбер, «Уфанет», ГК Innostage, «Телеком Интеграция», Иннополис шәһәре резидентлары булган «Инфозонт» һәм «АйСиЭл Электроникс» оешмалары бар.
Әлеге уникаль ярыш ИТ-белгечләр алдынгы технологияләрне уйлап табучылар гына түгел, оста киберспортчылар икәнлеген дә раслады.
Фото: ТР Цифрлаштыру министрлыгы матбугат хезмәте
Комментарийлар