Татар китабы йортында «Үзем һәм халкым» күргәзмәсе эшли башлады
Татар китабы йортында «Үзем һәм халкым» күргәзмәсе эшли башлады. Ул татар һәм башкорт әдәбиятларының классик язучысы Мәҗит Гафуриның Казан иҗатчылары белән бәйләнешләренә багышланган.
Күргәзмәдә Мәҗит Гафуриның Татарстан Милли музеенда сакланган аз билгеле китаплары, фотосурәтләр, журналлар һәм кулъязмалар урын алды. Тамашачы игътибарына икенче татар операсы булган «Эшче»нең Гафури үз кулы белән язган либретто караламалары тәкъдим ителә. Мәҗит Гафуриның визит картасы рәвешендә бастырылган «Әсир туганнарның азатлыгы хөрмәтенә!» өндәмәсе беренче тапкыр күрсәтелә.
Күргәзмә 2025 елның 5 августыннан 5 сентябренә кадәр эшләячәк.
Фото: ТР Милли музее матбугат хезмәте
Комментарийлар