Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар китабы йортында шигъри слэм узачак

29 гыйнварда Татар китабы йортында татар поэзиясенең күренекле вәкилләре Хәсән Туфан һәм Һади Такташның тууына 125 ел тулуга багышланган шигъри слэм оештырыла.

Слэмның классик форматында 15 шагыйрь катнаша. Һәр катнашучыга үз шигырьләрен уку өчен өч минут вакыт бирелә. Чыгышларны залдан очраклы рәвештә сайланган тамашачылар бәяли. Биш баллы система буенча ике бәя куела: чыгыш өчен һәм текстның сыйфаты өчен. Иң күп балл җыйган дүрт шагыйрь финалга уза, анда шул ук кагыйдәләр гамәлдә кала. Гомуми нәтиҗә буенча иң күп балл җыйган катнашучы җиңүче дип таныла.

Татар китабы йортында шигъри слэмнар 2025 елдан башлап үткәрелә. Беренче слэмда яшь шагыйрь Айзат Вахитов җиңү яуласа, икенче бәйгедә шагыйрә, балалар китаплары һәм шигъри зиннар авторы Миләүшә Гафурова җиңүче булды. Әлеге чараларга Татарстанның төрле шәһәрләреннән иҗатчылар җыела. Татар китабы йортындагы слэмнар җылы һәм ачык мохиттә уза, бу исә башлап иҗат итүче шагыйрьләр өчен үзләрен күрсәтү мөмкинлеге тудыра.

Слэмда катнашкан шагыйрьләрнең, шулай ук Хәсән Туфан һәм Һади Такташның шигырьләреннән зин нәшер ителәчәк. Беренче урынны алган катнашучыга Татар китабы йортының махсус бүләге тапшырылачак.

Фото: ТР Милли музее матбугат хезмәте тәкъдим итте

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ