«Таян Аллаһка!» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр
Бүген, 25 сентябрьдә, Мәрҗани мәчетендә «XIV Якупов укулары» төбәк конференциясе узды. Бу хакта ТР мөселманнарының Диния нәзарәте хәбәр итә.
Конференция кысаларында «Таян Аллаһка!» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр.
«Таян Аллаһка!» Бөтенроссия әдәби бәйгесен 2010 елда танылган татар мәгърифәтчесе, галим һәм дин эшлеклесе Вәлиулла Якупов башлап җибәргән иде.
Бәйгене Татарстан мөфтияте Россия ислам институты һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналы белән берлектә Россиядә яшәүче татарлар арасында талантларны барлау һәм берләштерү, иҗади эшчәнлеген үстерү максатыннан үткәрә. Бәйгедә Россиядә яшәүче 10 яшьтән алып 75 яшькә кадәрге теләгән һәр кеше катнашты. Төп шарт – катнашучыларның иҗат эше белән профессиональ рәвештә шөгыльләнмәү. Быелгы бәйге шигърият, чәчмә әсәр һәм публицистик язма номинацияләрендә үтте.
Җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләкләрне Татарстан мөфтиенең беренче урынбсары Илфар хәзрәт Хәсәнов һәм «Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп» журналлары баш мөхәррире Гөлүсә Закирова тапшырды.
«Таян Аллаһка!» әдәби бәйгесенең җиңүчеләре исемлеге:
Шигърият:
1 нче урын – Идрисова Алсу Васыйл кызы (Татарстан Республикасы, Балтач)
2 нче урын – Нуруллина Илмира Рафаэль кызы (Татарстан Республикасы, Яшел Үзән)
3 нче урын – Вәлишина Лилия Рәис кызы (Татарстан Республикасы, Арча)
Чәчмә әсәр:
1 нче урын – Галиуллина Лилия Әнвәр кызы (Татарстан Республикасы, Казан)
2 нче урын – Насыйбуллина Гөлфия Локман кызы (Татарстан Республикасы, Яр Чаллы)
3 нче урын – Моратова Галия Габдулла кызы (Татарстан Республикасы, Әгерҗе)
Публицистик язма:
1 нче урын – Хуҗиева Эльмира Илхат кызы (Татарстан Республикасы, Казан)
2 нче урын – Корманова Илүзә Фирдәүс кызы (Татарстан Республикасы, Казан)
3 нче урын – Мингалиева Фирая Нәгыймулла кызы (Татарстан Республикасы, Мамадыш)
Бәйгедә җиңгән иң яхшы эшләр «Гаилә һәм мәктәп» журналы битләрендә һәм сайтында дөнья күрәчәк.
Фото: ТР мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте
Комментарийлар