Логотип Магариф уку
Цитата:

«Соңгы дәфтәр» – хәтер һәм батырлык яңгырашы

19 февраль Татарстан Республикасы Милли музеенда татар әдәбияты классигы Фатих Кәрим иҗатына багышланган «Соңгы дәфтәр» китабының презентациясе узды. Әлеге чара, шагыйрьне искә алу көне белән туры килеп, аеруча тирән мәгънә алды.

Музейның генераль директоры Айрат Файзрахманов үз чыгышында:

«Фатих Кәримне искә алу көнендә китап презентациясе уздыру — безнең өчен зур мәртәбә. Аңа багышланган күргәзмәне нәкъ шушы көнне ачу  аеруча әһәмиятле. Ул салкын окопларда гаять күп әсәрләр иҗат иткән — 150 дән артык шигырь, 8 поэма, 2 повесть язган. Шундый шартларда иҗат итү  зур батырлык, яшь буын өчен үрнәк булып тора», – дип билгеләп үтте.

Чыннан да, фронт шартларында иҗат ителгән әсәрләр — татар әдәбияты тарихында аерым бер сәхифә. Кырыс сугыш елларында да каләмне кулдан төшермәгән шагыйрьнең мирасы бүген дә укучыны уйландыра, рухландыра.

Чарада шулай ук шагыйрьнең оныгы Артем Кәримов катнашты. Ул «Соңгы дәфтәр» китабының дөнья күрүе гаилә өчен зур вакыйга булуын әйтте, нәшер итүчеләргә һәм чараны оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде. Аның чыгышы кичәнең иң җылы һәм ихлас мизгелләренең берсе булды.

Кичәгә мәктәп укучылары да чакырылган иде. Алар Фатих Кәримнең шигырьләрен сәнгатьле итеп укыды.

Презентация кысаларында кунаклар өчен шагыйрьнең шәхси әйберләре, кулъязмалары һәм архив материаллары белән баетылган күргәзмә тәкъдим ителде. Күргәзмә Фатих Кәрим иҗатын яңа яктан ачарга, аның батырлыгын һәм рухи ныклыгын тагын бер кат искә төшерергә мөмкинлек бирә.

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ