Сергей Кравцов көллиятне тәмамлаучыларның бөтенесе диярлек эшкә урнашуына ышаныч белдерде
Россиядә көллият тәмамлаучыларны эшкә урнаштыру гарантияләнгән диярлек. Бу хакта РФ Мәгариф министры Сергей Кравцов хәбәр итте, дип яза РИА НОВОСТИ.
Студентларны әзерләү структурасы хәзерге вакытта Хезмәт министрлыгы тәкъдим иткән хезмәт базары фаразын исәпкә алып формалаша, дип аңлатты министр. Шуның нәтиҗәсендә көллиятне тәмамлаучылар белгечлек буенча эшкә урнашуга исәп тота алачак.
Фото «Татар-информ»
Комментарийлар