Логотип Магариф уку
Цитата:

Сәләтле балалар – республика киләчәге

Бүген Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында «Талантлар белән стратегик идарә итү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Дәүләт программасы чараларын гамәлгә ашыру буенча вәкаләтле орган булып Казан талантлар университеты тора. Бу хакта  «Татарстан Республикасында талантлар белән стратегик идарә итү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру турында сөйләгәндә, республиканың мәгариф һәм фән министры урынбасары Рамил Хәйруллин да билгеләп үтте. Аның әйтүенчә, Татарстанда төрле бәйгеләр һәм олимпиадалар аша талантларны ачыклау буенча киң күләмле эш алып барыла, шулай ук читтән торып уку форматы актив үсә.  «2020 елдан башлап республиканың барлык районнарыннан 113 меңнән артык укучы колачланды», – дип белдерде ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары. Рамил Хәйруллин әйтүенчә, талантлы яшьләр белән эшләүнең төп максаты – аларга һәрьяклап ярдәм итү. Һәр сәләтле бала өчен индивидуаль үсеш планы төзелә. Республикада 2015 елдан башлап конкурсларда һәм олимпиадаларда югары нәтиҗәләргә ирешкән сәләтле балалар турында электрон мәгълүмат базасы булдырылган. 2024 ел ахырына анда 25 меңнән артык шундый бала исәпләнә, аларның 6,5 меңе төрле дәүләт ярдәм чаралары ала. 

Депутат Илшат Әминов республикада яшәргә һәм эшләргә калган талантлы яшьләр белән кызыксынды. Рамил Хәйруллин исә җавап итеп, чыгарылыш сыйныф укучыларының 70 % ка якыны Татарстанда яшәргә һәм эшләргә кала, дип белдерде. 

Фикер алышуны тәмамлап, Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов һәр талантлы балага индивидуаль якын килүнең мөһимлеген ассызыклады. «Һәр сәләтле балага уку, стажировка узу һәм һөнәри үсеш өчен аерым шартлар тудырып, игътибар бирү мөһим. Мин бу мәсьәләне җентекләбрәк өйрәнергә, безнең комитетлар һәм Дәүләт Советы утырышларында өстәмә ярдәм чараларын карарга кирәк дип саныйм, – дип ассызыклады профильле комитет рәисе. – Нәкъ менә талантлы балалар һәм яшьләр махсус микроклимат булдырачак һәм республикабызның киләчәген тәэмин итәчәк» – диде ул.

  Утырышта депутатлар шулай ук 2026 елга һәм 2027–2028 елларның планлы чорына мәктәпкәчә, мәктәптә һәм өстәмә белем алуга хокукларны гамәлгә ашыруның дәүләт гарантияләрен финанс белән тәэмин итү нормативлары турында фикер алыштылар, белем бирү өлкәсенә караган законнарга үзгәрешләр керттеләр, Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының 2025 елның 4 кварталына эш планын расладылар.

Фотолар ТР Дәүләт Советының рәсми сайтыннан алынды

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ