«Шәһәр баласы-галим» эколабораториясе старт ала
Казансу елгасы яр буенда 12 августтан 24 августка кадәр «Шәһәр баласы-галим» эколабораториясе эшләячәк. Дәресләрдә балалар үзләрен кечкенә галимнәр һәм экологлар ролендә сынап карый алачак.
Беренче дәрес 12 августта «Урам» экстрим-паркы янындагы «Экостанция» павильонында узачак. Балаларга павильон буйлап экскурсия, апсайклинг техникасында мастер-класс үткәрәчәкләр, фракцияләр буенча чүп эшкәртү кагыйдәләре турында сөйләячәкләр.
Киләсе дәрес 17 августта Горький ис. паркта узачак. Анда яшь экологлар паркның урман өлеше буенча экскурсияне «Казан Швейцариясен саклау» берләшмәсе биологы Антон Бортяков үткәрәчәк. Катнашучыларны паркның төп аллеясындагы сәгать янында көтәчәкләр.
20 августта Балыкчылар утравында узачак өченче дәрестә катнашучылар Казансу елгасы суларын өйрәнәчәкләр. Җитәкче – биология фәннәре кандидаты, КФУның табигатьне төзекләндерү һәм судан файдалану кафедрасы доценты Эльвира Нәбиева.
Лабораториянең йомгаклау дәресе 24 августта «Елмай» балалар паркында узачак. Анда яшь казанлылар өчен «Казаноргсинтез»дан «Пластикның икенче тормышы» экодәресен үткәрәчәкләр.
Барлык дәресләр 18:30 дан 20:00 гә кадәр узачак, дип хәбәр итә Парклар һәм скверлар дирекциясе матбугат хезмәте.
Лабораториядә 7 яшьтән 12 яшькә кадәрге балалар катнаша ала. Төп шарт – барлык дәресләргә йөрү. Чарага сылтама буенча теркәлергә мөмкин.
Фото: Денис Гордийко
Комментарийлар