Саба-йортта вакыт машинасы
Рафаэль ШӘМСЕТДИНОВ, Саба районы туган якны өйрәнү музее директоры
Сабадагы туган якны өйрәнү музее, быел яңартылган бинага күчеп, яңа форматта эшли башлады. Бу район оешуның 95 еллык юбилеена якташларыбызга олы бүләк булды. Үткәнен саклап, бүгенгесен барлап, киләчәгенә заманча караш ташлап яшәргә күнеккән безнең халык.
Музейга яшерелгән тарих
Кешегә иң якын тарихны беләсегез килсә, Туган якны өйрәнү музейханәсенә йөрегез! Саба туган якны өйрәнү музее заманча итеп эшләнде. Ул – Россиядә иң гадәти булмаган музей: үзенең составында балалар өчен ял-уен зонасы, төрле чаралар үткәрү өчен күп функцияле зал, стенадагы милли бизәкле өйләре, читекләре дә җанлана торган иммерсив бүлмә, Сабаның киләчәгенә очу өчен 5D кинотеатр залы булуы – моның ачык мисалы. Шулай ук заман таләбе булган компьютер һәм мультимедиа технологияләре, интерактив җайланмалар да киң файдаланылган.
Килгән кунакларны иң беренче булып төрле истәлекле дата, бәйрәм-юбилейлар уңаеннан даими яңарып торган күргәзмә залы каршы ала. Музей ачылганда, аның беренчесе «Бөек Җиңүнең 80 еллык юбилее һәм Ватанны саклаучылар елы» темасына багышланды. Аннары аны Саба районы оешканга 95 ел тулуга бәйле экспонатлар белән тулыланды.
Биредә районның үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге турында сөйләүче сәхифәләр өч бүлеккә урнаштырылды.
Аның беренчесендә Байлар Сабасының бик борынгы дәверләргә барып тоташканлыгын дәлилләгән мәгълүматлар куелды. Үткәннәргә сәяхәт бу төбәктә мамонтлар яшәгән заманнардан башлана. Җанландырылган мамонтлар белән 3D эффектлы заманча җайланмалар аша йөзгә-йөз очрашырга да мөмкин. Музейның беренче директоры Рәйсә Сираҗиева төбәгебездә табылган археологик байлыклар турындагы карта ясап һәм фондыбызда өч дистәдән артык мамонт сөякләре туплап калдырды. Бу – бик зур байлык.
2001 елда Саба районы җирлекләрендә археологик тикшеренүләр барышында табылган экспонатларга да зур урын бирелгән. Археолог-галим Альберт Борһанов тарафыннан район җирлегендәге авылларда тикшеренү-казу эшләре алып барылды, һәм биредә табылган экспонатлар язма чыганакларның дөреслеген тагын бер кат дәлилләде. Галимнең иң зур ачышы Өтернәс, Эзмә, Иләбәр авыллары янында Калатау – Өтернәс шәһәрчеге урнашкан булганлыгы белән бәйле иде. Ул үз вакытында җимерелгән, яндырылган татар шәһәрчеге булып чыкты. Экспедиция вакытында Өтернәс шәһәрчеге территориясеннән табылган Җүчи тәңкәләре (пуло) әлеге төбәкнең Алтын Урда чорында ук булуы хакында сөйли, бу акчаны хәзер музейда күрергә мөмкин. Казу-эзләнү эшләре районыбызның Миңгәр, Нырты авылларында, Саба җирендә дә үткәрелде.
Онлайн сәяхәт
Тарихны аңлаешлырак, җанлырак, яшь буынга кызыклырак итү өчен әле биредә тагын бер заманча алым – сенсорлы экраннардан отышлы файдаланабыз. Музей фондында сакланган, кулдан эшләнелгән альбомнар, документ, журналларның электрон форматтагы күчерелмәләрендә ниләр язылганын экраннар – смартбокслар аша белергә була. Заманча җиһазлар музейга йөрүчеләр өчен дә уңайлы, безнең эшне дә күпкә җиңеләйтте, экспонатларны таушалудан да саклап калдык.
Бездә күпләрнең игътибарын җәлеп итүче тагын бер экспонат бар, болар – татар авыл өйләренең йөзе булган тәрәзә кәрнизләре. Бер төймәгә басу белән төрледән-төрле бизәкле кәрнизләр экранга очып чыга. Бу – музей концепциясен төзүчеләрнең иң уңышлы эшләренең берсе. Экран алдына килеп эләккән кешеләр ясалма фәһем ярдәмендә район тарихы, аның кешеләре, Бөек Ватан сугышы, тылдагы хезмәт, Әфган сугышы белән бәйле видеоязмаларны тамаша кыла ала.
Саба районының бүгенге тормышы белән таныша, Саба-йортның тарихи һәм истәлекле урыннары буйлап онлайн сәяхәт кыла аласыз. Районыбыз данын бөтен дөньяга таныткан якташларыбыз, аерым шәхесләр турында да мәгълүмат алырга мөмкин.
Төбәкнең данлы үткәнен, бүгенгесен күрү – музейлар эшчәнлегенә хас төп юнәлешләр. Сабадагы туган якны өйрәнү музеенда районның киләчәгенә дә махсус күзлекләр киеп, 5D эффектлы экраннар ярдәмендә сәяхәт кылу мөмкинлеге бар. Без, аны яратып, «вакыт машинасы» дибез. Чыннан да, сихри, әкияти өлеш биредә: син кереп утыру белән урындыклар хәрәкәткә килә, биткә талгын гына Саба җиле исеп куя, син исә үткәннән бүгенге көннәр аша киләчәккә очасың!..
Осталык дәресләре
Музей экскурсияләр үткәрү белән генә дә чикләнеп калмый. Биредә оештырылучы чаралардан иң күңелле һәм файдалысы – осталык дәресләре. Анда балалар, укытучылар, әти-әниләр актив катнаша, үзләренең буш вакытларын файдалы итеп үткәрә ала. Осталык дәресләре күбесенчә агачтан эшләнгән савыт-сабаларга рәсем төшерү белән бәйле. Монысы да юкка сайланмады, бабайларыбызның иң беренче төп кәсебе агачтан савыт-саба ясау булган. Алар аны күпләп җитештергән һәм шулар белән сату да иткән.
Лесхоз бистәсендә урнашкан сувенирлар цехы да районның горурлыгы, ярты гасырдан артык вакыт биредә халык көнкүрешендә киң кулланылган агачтан уеп, бизәкләп ясалган савыт-саба, кашыклар, вазалар, бизәнү әйберләре сала торган тартмалар, талдан үрелгән кәрзиннәр һәм башка төр кирәк-яраклар җитештерәләр. Без үз чиратыбызда Саба урман хуҗалыгы, сувенирлар җитештерү тарихына тукталырга, яшь буын вәкилләренә уен аша чал тарихыбызны җиткереп калырга тырышабыз.
Туган якны өйрәнү клубы
Музеебыз балалар өчен менә дигән тарихны өйрәнү, патриотик тәрбия алу урыны булса, өлкәннәребезгә үткәннәргә кайту, хәтер төпкелендә яткан мизгелләрне кабат яңарту ул. Өлкәннәрдән башка тарихыбызны белү, барлау, килер буыннарга җиткерү дә мөмкин булмас иде. Шуңа да музей каршында «Туган якны өйрәнү клубы» оештырып җибәрдек. Алар белән һәрдаим җыелып, алдан билгеләнгән темага әңгәмә корып, булган мәгълүматларны яңартып, туплап барабыз. Анда йөрүчеләрнең күбесендә туган авыллары турында чыккан китаплар бар. Аларның иң зур хыяллары – Саба районы турында тарихи китап нәшер итеп, мәктәпләрдә укучыларга төбәк тарихын өйрәтү.
Яңа музейның да тарихы бар
Саба туган якны өйрәнү музеен яңа биналы, аны һәркем өчен кызыклы очрашу урыны итү максатында күп эшләр башкарылды.
Яңа музей булса да, ул үзенең эшчәнлеген 1985 елларда ук башлаган Саба урта мәктәбе музеена куелган экспонатлар тәшкил итә. Дистә ел да узмый, ул, район үзәк китапханәсе бинасына күчеп, Татарстан Милли музее филиалы буларак эшен дәвам иттерә, экспонатлар яңа стендларга, витриналарга урнаштырыла. Музейны оештыру, барлык экспонатларны туплау эшендә аның беренче директоры, Саба урта мәктәбе укытучысы, мәгариф ветераны Рәйсә Сираҗиева зур эш башкара. Ул эшләгән елларда музейга өч меңгә якын экспонат туплана. Яңа музей буларак куллануга бирелгән әлеге бина да тарихи нигезгә салынган. Элек монда Сапирый мәчете булган, район тергезелгәч, 1931–1932 елларда гыйбадәт йортын сүткәннәр, аның ташларын төзелеш материалы буларак кулланганнар. Дистә еллар дәвамында биредә банк офислары эшчәнлек алып барган.
Альберт Сабир фотолары





Комментарийлар