Логотип Магариф уку
Цитата:

Рөстәм Миңнеханов яшь геологлар олимпиадасында катнашучыларны сәламләде

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Әлмәт районындагы «Кояшлы» балалар сәламәтләндерү лагерендә уза торган яшь геологларның XII республика ачык кыр олимпиадасында катнашучыларны сәламләде.

Республика җитәкчесе билгеләп үткәнчә, олимпиадага килгән укучыларны геология фәненә кызыксыну берләштерә. Әлеге бәйгеләр яшь тикшеренүчеләр, инженерлар һәм нефть-газ тармагы белгечләре өчен һөнәри юлның тәүге адымы булып тора.

Республика Рәисе сүзләренчә, киләчәктә нәкъ менә бүгенге олимпиада катнашучылары яңа файдалы казылмаларны эзләү, җир асты байлыкларын өйрәнүнең заманча технологияләрен үстерү һәм илнең ягулык-энергетика комплексы үсешенә өлеш кертү бурычын башкарачак.

Республика яшь геологларның ачык кыр олимпиадасы тәүге тапкыр 2014 елда үткәрелде. Быел исә бәйгедә Татарстан, Башкортстан Республикаларыннан һәм Киров өлкәсеннән килгән 38 команда составындагы 380 укучы катнаша.

Олимпиада программасы теория белән генә чикләнми. Катнашучылар 11 юнәлеш буенча көч сынаша, алар арасында минералогия, палеонтология, гидрология һәм магнитометрия дә бар.

Автор фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ