Россиядә Остазлык советы
Россия Мәгариф министрлыгы яңа орган – Остазлык советын оештыра.
Россия Мәгариф министрлыгы яңа орган – Остазлык советын оештыра. Аның составына Бөтенроссия һөнәри конкурсларында җиңүчеләр һәм призёрлар, дәүләт бүләкләренә лаек булган остазлар һәм педагоглар керәчәк.
РФ мәгариф министры Сергей Кравцов билгеләп үткәнчә, остазларның производство белән хезмәттәшлегенә бәйле мәсьәләләр һәм фикер алышу барышында күтәрелгән башка темалар, шул исәптән «Профессионалитет» проекты кысаларында да актуаль булып кала һәм системалы рәвештә хәл ителә.
Министр бу эшне гамәлдә активрак ныгытырга кирәклеген искәртте. Шулай ук ул абруйлы конкурсларда җиңүчеләрнең тәҗрибәсе һәм аларның кире элемтәсе куелган бурычларны нәтиҗәлерәк хәл итәргә булышачак, дип өстәде.
Фото: edu.gov.ru





Комментарийлар