Логотип Магариф уку
Цитата:

Россиядә иң яхшы мәктәп педагог-китапханәчесен сайлаячаклар

Россия Мәгариф министрлыгы Россиянең «Белем» җәмгыяте белән берлектә 12 августта «Россиянең иң күп укый торган мәктәбе» һәм «Россиянең иң яхшы мәктәп педагогы-китапханәчесе» Бөтенроссия конкурсларына гаризалар кабул итүне ачты. Чаралар РФ Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча рус теленә һәм Россия халыклары телләренә ярдәм итү өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру советы утырышы йомгаклары буенча оештырылды.

Бәйгеләрдә мәктәп педагог-китапханәчеләре һәм башлангыч, төп, урта гомуми белем бирү программалары буенча эшчәнлек алып баручы мәгариф оешмалары катнаша ала.

«Россиянең иң күп укый торган мәктәбе» конкурсында катнашучылар тәкъдим ителгән материаллар буенча чаралар үткәрәчәк һәм авторлык практикаларын онлайн-форматта эксперт советы каршында яклаячак.

«Россиянең иң яхшы мәктәп педагог-китапханәчесе» исеменә дәгъва кылучы мәктәп хезмәткәрләренә эксперт советы белән онлайн-әңгәмә барышында дәрестән тыш чаралар үткәрергә, модельләштерелгән ситуацияләрне хәл итүдә профессиональлек күрсәтергә кирәк була.

Конкурс финалистлары 2025 елның декабрендә Мәскәүдә I Халыкара китапханәчеләр форумында очрашачак. 

Гаризаларны 5 октябрьгә кадәр «Россиянең иң күп укый торган мәктәбе» һәм «Россиянең иң яхшы мәктәп педагогы-китапханәчесе» конкурслары сайтларында тапшырырга мөмкин.

Фото: freepik.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ