Логотип Магариф уку
Цитата:

«Россиянең ел директоры» конкурсының беренче этабы старт алды

Гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләре өчен «Россиянең ел директоры» Бөтенроссия һөнәри конкурсының сайлап алу этабының беренче туры башланды. Ул 15 майга кадәр дәвам итәчәк. Конкурс Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы тарафыннан үткәрелә.

Россия Федерациясе Мәгариф министры Сергей Кравцов билгеләп үткәнчә, конкурс 2021 елдан бирле үткәрелә һәм бу вакыт эчендә ил буенча 5 меңгә якын белем бирү оешмасы җитәкчесен берләштергән. 

Фото: нейрочелтәр

Сынаулар һәм этаплар

Беренче этапта катнашучылар онлайн форматта «Һөнәри тест» үтәчәк. Мәктәп директорлары хезмәт законнарын белүләрен, дәүләт сәясәте өлкәсендә компетенцияләрен, белем сыйфатын бәяләү системасын формалаштыру осталыгын, шулай ук төрле катнашучылар белән эшләү күнекмәләрен һәм мәктәп турында ачык мәгълүмат тәкъдим итәчәк.

Иң яхшы дип танылган катнашучылар «Басмалар марафоны» һәм «Төркем эше» сынауларында чыгыш ясаячак.

Финал Иркутскида

Беренче тапкыр конкурс финалы Себер федераль округында –  Иркутск шәһәрендә узачак. Нәкъ шунда 2025 елгы бәйгенең абсолют җиңүчесе Максим Астраханцев хезмәт куя.

Финалистларның исемнәре 6 июльгә кадәр билгеле булачак, ә җиңүче исеме 1 октябрьдә Дәүләт Кремль сараенда игълан ителәчәк.

Әлеге конкурс мәктәп директорлары арасында иң сәләтле  җитәкчеләрне ачыклау, заманча директор образы формалаштыру максатын куя.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ