Логотип Магариф уку
Цитата:

РФ Мәгариф министрлыгы мәктәп формасының яңа стандартын тәкъдим итте

РФ Мәгариф министрлыгы мәктәп формасының яңартылган дәүләт стантартын тәкъдим итте. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Ведомствоның дәүләт гомуми белем бирү сәясәте һәм мәктәпкәчә белем бирүне үстерү департаменты директоры Александр Реут ачыклык керткәнчә, яңа дәүләт стандарты төрле дәрәҗәдәге керемле гаиләләрдәге балалар арасындагы чикләрне бетерергә ярдәм итәчәк:

 – Мәктәп формасы үз эченә мөһим социаль-психологик аспектларны ала. Ул төрле керемле гаиләләрдәге балалар арасында һәм төрле диннәргә караган балалар арасында психологик чикләрне бетерә, – диде ул.

Интернеттагы фотоларда укучылар өчен тәкъдим ителгән мәктәп формасын күрергә мөмкин. Бу итәкле яки чалбарлы һәм пиджаклы костюмнар. Егетләр өчен комплектка галстуклы күлмәк бара, кызлар формасына ак яка өстәлгән.

Фото: Сергей Савостьянов/ ТАСС

Безнең телеграм-каналга кушылыгыз: 

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ