Логотип Магариф уку
Цитата:

РФ Мәгариф министрлыгы бердәм мәктәп формасын расламады

Россия Мәгариф министрлыгы бердәм мәктәп формасын кертергә планлаштырмый.

 Уку йортлары, «Россия Федерациясендә мәгариф турында» 273-ФЗ номерлы Федераль законның 38 нче маддәсенә таянып, ата-аналар һәм укучыларның фикерен исәпкә алып, киемнең тышкы кыяфәтенә, төсенә һәм фасонына таләпләрне мөстәкыйль билгели алалар.

Росстандартның 2024 елның 31 августындагы 1155-ст номерлы боерыгы нигезендә җитештерүчеләр өчен милли стандартның гомуми техник таләпләре билгеләнде. Биредә дәүләт стандарты таләпләренә туры килә торган мәктәп формасын әзерләү өчен параметрлар язылган: тукымага характеристика, очлы кырыйларның булмавы, балаларның типик үлчәм билгеләренә туры килүе, шулай ук һава үткәрүчәнлек, гипоаллергенлык һ.б.

Фото: freepik.com

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ