Рамазан ае уңаеннан 30 номерлы автобус бушлай йөртәчәк
Рамазан ае уңаеннан шундый хәйрия чарасын Татарстан мөфтиятенең «Зәкят» хәйрия фонды оештыра.
Иртәгә, 14 мартта, башкаланың 30 номерлы автобусы бушлай йөртәчәк.
Рамазан ае уңаеннан шундый хәйрия чарасын Татарстан мөфтиятенең «Зәкят» хәйрия фонды оештыра. Алгы тәрәзәсенә 723 номеры куелган, салоны шарлар белән бизәлгән бәйрәм транспорты иртәнге алтыдан кичке алтыга кадәр хәрәкәт итәчәк.
Фото Татарстан республикасы мөселманнарының диния нәзарәте рәсми сайтыннан алынды
Комментарийлар