Муса Җәлилнең туган көне: Бөек Ватан сугышы истәлекләре һәм мәктәп укучыларыннан экскурсияләр
15 февраль, татар шагыйрь-сугышчысының туган көнендә, Муса Җәлил музей-фатирында, Республика Милли музееның филиалында «Балалар – балаларга» һәм «7 тарих» чаралары узачак. Бу хакта ТР Милли музее матбугат хезмәте хәбәр итә.
15 февральдә Мусаның музей-фатирында 8–11 яшьлек 7 катнашучы экскурсия уздырачак. Балаларны әзерләүдә музей хезмәткәрләре, укытучылар, ата-аналар ярдәм итә.
«Балалар – балаларга» – Татарстан Милли музееның туган як тарихы белән мавыгучы балалар һәм яшүсмерләр өчен белем бирү акциясе. Алар Милли музейда һәм аның филиалларында экскурсияләр алып барырга өйрәнәләр, ә аннары аларны яшьтәшләре өчен алып баралар. Акция 2021 елдан бирле даими үткәрелә.
Аннан соң «7 тарих» проекты чарасы узачак. Биредә гаиләләр үзләренең Бөек Ватан сугышы чоры истәлекләрен тәкъдим итәчәк.
Чаралар 15.00 сәгатьтә башлана. Муса Җәлил музей-фатиры, Горький урамы, 17, 28 нче фатир.
Фото: culture.ru
Комментарийлар