Мостай Кәримне искә алу кичәсе узачак
Бүген, 24 сентябрь, «Залесный» мәдәният үзәгендә «Мостай Кәрим: тормышы белән горурланырга хаклы әдип» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узачак, дип хәбәр итә Казан мэриясенең матбугат хезмәте.
Кичә программасында иҗади чыгышлар, башкорт халкының күренекле фронтовик шагыйре әсәрләреннән өзекләр тәкъдим ителәчәк.
Чарада «Залесный» мәдәният үзәге төркемнәре һәм солистлары, шулай ук Казандагы «Башкорт корылтае» башкорт милли-мәдәни автономиясе вәкилләре катнашачак. Ә кичәнең төп вакыйгасы – Мостай Кәрим әсәрләреннән рус, татар һәм башкорт телләрендә өзекләр уку.
Искә алу кичәсе бушлай оештырыла, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте. Чара сәгать 14:00 дә башлана.
Фото: Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы
Комментарийлар