Мөгаллимнәргә торак сертификаты тапшырыла
Татарстанда 300 укытучыга 1 миллион сумлык торак сертификаты тапшырылачак. Республикада «Мөгаллимгә торак сертификаты» гранты гамәлгә керде.
Бу хакта федераль һәм төбәк массакүләм мәгълүмат чаралары белән очрашу вакытында Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин җиткерде.
Төп шарт ‒ укытучының гариза тапшыру вакытына өч ел мөгаллимлек стажы булу һәм яше илледән артмау. Моннан тыш, гариза юллаучының торакка ихтыяҗын да исәпкә алачаклар.
Министр әйтүенчә, быел торак сертификаты башлыча физика, химия, математика һәм башлангыч сыйныф укытучыларына тапшырылачак.
Мөгаллимнәр өчен янә бер ярдәм чарасы – торак аренда бәясен компенсацияләү. Хәзердән үк ай саен 20 мең биреләчәк 350 укытучы исемлеге билгеле. Монда яшь һәм хезмәт дәвамлылыгы буенда чикләүләр юк, дип белдерде Илсур Һадиуллин.





Комментарийлар