Логотип Магариф уку
Цитата:

Министрлар Кабинеты ятим балалар өчен социаль түләүләр күләмен раслады

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты 2026, 2027–2028 елгы план чорына ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларга социаль түләүләр күләмен раслады. Әлеге карар ТР Министрлар Кабинеты сайтында урнаштырылган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.

Документ нигезендә, кием-салым, аяк киеме һәм йомшак инвентарь сатып алу өчен бер тапкыр бирелә торган түләү 59 337 сум тәшкил итәчәк. Алга таба әлеге түләү 25 289 сум күләмендә ел саен бирелеп барачак. Шулай ук туклану, дәреслекләр сатып алу өчен дә түләүләр каралган.

Ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар өчен түләүләрнең барлык төрләре һәм күләмнәре белән карарда язылган.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ