Менделеевск районыннан балалар бакчасы тәрбиячесе «Иң яхшы туган тел һәм туган әдәбият укытучысы» конкурсында катнаша
8 сентябрьдән 14 сентябрьгә кадәр Бурятия Республикасының Улан-Удэ шәһәрендә «Иң яхшы туган тел һәм туган әдәбият укытучысы» Бөтенроссия һөнәри конкурсының йомгаклау этабы уза.
Татарстанны «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның туган телен үстерүнең иң яхшы тәҗрибәләре» номинациясендә Менделеевск районының 12 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Айгөл Хәлим кызы Корбанова тәкъдим итә.
Йомгаклау этабында катнашучылар түбәндәге конкурс сынауларын узачак: «Тәрбияләнүчеләр белән белем бирү чарасы» (дәрес һәм үз-үзеңә анализ), «Мәгърифәтчелек чарасы», «Мастер-класс» һәм «Үсеш векторы». Сынауларның нәтиҗәләре буенча финалда катнашучы 15 лауреат билгеләнәчәк.
Конкурсның йомгаклау этабында гомуми рейтинг буенча иң күп балл җыйган катнашучы җиңүче булачак.
Конкурсның ябылу тантанасы, җиңүчене игълан итеп, лауреатларны һәм катнашучыларны бүләкләп, 2025 елның 12 сентябрендә булачак.
Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты
Комментарийлар