Матбугат көнендә «Татмедиа. Яңа исемнәр» күргәзмәсе ачылды
Бүген, ТР Матбугат көнендә, Татарстанның Дәүләт Советында «Татмедиа. Яңа исемнәр» күргәзмәсе ачылды.
Ул яшь белгечләр турында! Алар хәбәрчеләр, сайт мөхәррирләре, социаль челтәрләр мөхәррирләре, радио һәм телетапшырулар алып баручылары!
Биредә «Мәгариф»нең сайт мөхәррире, социаль челтәрләр буенча белгеч
Гүзәл Закирова да катнашты!
«Медиа үз-үземә ышанычымны арттырды», – ди Гүзәл.
Яшь белгечнең журналистикада юлы 10 нчы сыйныфта укыганда ук башлана. Башта район газетасында мәкаләләр бастыра. 11 нче сыйныфны тәмамлагач, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтына укырга керә. Биредә филолог-журналист белгечлеген үзләштерә. Хезмәт юлын «Идел» яшьләр журналында социаль челтәрләр мөхәррире, корреспондент буларак башлый.
Хәзерге вакытта «Мәгариф» редакциясендә хезмәт куя.
Фото: ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте





Комментарийлар