Мәктәпләрдә Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре өйрәнеләчәк
2026 елның 1 сентябреннән Россия мәктәпләрендә «Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре» (ОБЗР) фәнен безгә якын исем белән «Тормыш иминлеге» һәм «Башлангыч хәрби әзерлек» курслары буларак укыту күздә тотыла.
РФ Мәгариф министрлыгы хәбәреннән күренгәнчә, һәр курс 34 сәгатькә исәпләнгән. «Тормыш иминлеге» дәресләрендә укучылар көнкүрештә, җәмәгать урыннарында куркынычсызлык кагыйдәләрен, янгыннар, коммуналь аварияләр вакытында эш итү тәртибен, ашыгыч хезмәтләрне чакыру, юл хәрәкәте иминлеге, табигый хәвеф-хатәрләр вакытында һәм цифрлы мохиттә куркынычсызлык нигезләрен өйрәнәчәк.
«Башлангыч хәрби әзерлек» курсында укучылар Ватанны саклау нигезләрен, гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр вакытында эш итү тәртибен, шәхси һәм коллектив саклану чараларын куллануны, эвакуация кагыйдәләрен, хәрби хезмәткә әзерлек нигезләрен, аның аерым элементларын һәм беренче ярдәм күрсәтү алымнарын өйрәнәчәк. Программада экстремизм һәм террорчылыкка каршы тору мәсьәләләренә дә игътибар бирелә.
Яңа программа практик дәресләргә нигезләнә, шул исәптән тренажерлар һәм виртуаль модельләр куллану мөмкинлеге дә каралган. Үзгәрешләр 2026-2027 уку елында 8 нче сыйныфка күчкән һәм 10 нчы сыйныфка кабул ителгән укучыларны укыту өчен каралган.
Фото: РФ Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәте





Комментарийлар