Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәктәпләрдә физкультурадан мәҗбүри имтихан кертергә тәкъдим иттеләр

Россия мәктәпләрендә физкультура дәресеннән мәҗбүри чыгарылыш имтиханын кертергә тәкъдим иттеләр. Бу фикерне РФ Иҗтимагый палатасы сәркатибе урынбасары Владислав Гриб белдерде, дип хәбәр итә РИА Новости мәгълүмат агентлыгы.

Аның сүзләренә караганда, физик тәрбия укучылар үсешендә мөһим урын алып тора һәм ул икенчел фән буларак кабул ителергә тиеш түгел.

«Физик культура — ул икенчел пландагы дәрес түгел. Шуңа күрә йомгаклау аттестациясе кирәк. Әмма спорт бездә гади формальлек кенә булып калмаска тиеш», — дип ассызыклап үтте Владислав Гриб.

 

Иҗтимагый палата вәкиле фикеренчә, физкультурадан имтихан вариатив форматта үткәрелергә тиеш. Укучылар аны үзләре яраткан спорт төре буенча тапшыра алачак.

Моннан тыш, мөмкин булган вариантлар арасында ГТО нормативларын үтәү дә карала. Шул ук вакытта укучыларга конкрет спорт төрен мәҗбүри такмаска кирәклеге ассызыкланды.

 

Владислав Гриб сүзләренчә, кайбер очракларда укучыларны имтиханнан азат итү дә мөмкин. Моның өчен яшүсмернең спорт разряды булуы, ГТО нормаларын тапшыруы, спорт секцияләрендә даими шөгыльләнүе яки мәктәп һәм район ярышларында җиңү яулаган урыннары исәпкә алыначак.

«Төп максат – укучылар өчен сайлау мөмкинлеге булдыру», – дип йомгаклады ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ